ГлавнаяИсполнителиГүзәл Әхмәтова&Ильшат ЯппаровСин минем бәхетем!
название:

Син минем бәхетем!


автор:

Гүзәл Әхмәтова&Ильшат Яппаров


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 784 просмотра
Йөрәк тибешләрең кабатлана
Йөрешендә минем канымның.
Синең өчен кирәк булса әгәр
Әзермен мин бирергә җанымны.

Бер бөтеннең ике яртысы без,
Бер язмышны уртак булгәнбез.
Син минеке булып,мин синеке булып
Яшәр өчен җиргә килгәнбез.

Синнән башка ничек яшәгәнмен-
Күз алдына хәтта китермим.
Бәхетемнең нинди зур икәнен
Әле булса аңлап бетермим.

Бер бөтеннең ике яртысы без,
Бер язмышны уртак булгәнбез.
Син минеке булып,мин синеке булып
Яшәр өчен җиргә килгәнбез. 

Минем бәхет синнән тора җаным,
Синең бәхет минем кулымда.
Саклыйк күңелләрнең саф хисләрен
Тормышның бу катмарлы юлында.

Бер ботеннен ике яртысы без
Бер язмышны уртак булгәнбез
Син минеке булын, мин синеке булам
Яшәр өчөн җиргә килгәнбез.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Син минем бәхетем!" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен