название:
автор:
Яратулар булсын газапсыз(минус)
автор:
Ландыш Нигматзянова
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1386 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Ничек кенә аңлатырга сиңа Йөрәгемнең сине сайлавын. Күрмисең дә,карамыйсың миңа, Башканымы әллә уйлавың. Ничә мәртәбәләр онтылсам да, Эндәшергә сиңа оялам. Урын тапмый йөрим гашыйк җанга, Чынга ашсын иде хыялым. Дустым аша җиткерергә микән, Йөрәгемдә булган хисләрне. Юк,алай да әйтә алмыйм икән, Көлке хәлдә калсам нишләрмен?.. Синең йөрәк үзе аңламаса, Мәхәббәтем калыр җавапсыз. Чиксез бәхет бары аңлашуда, Яратулар булсын газапсыз.
А как ты думаешь, о чем песня "Яратулар булсын газапсыз(минус)" ?