название:
автор:
Шаулап аккан яшьлек дәрьясының
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 851 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Шаулап аккан яшьлек дәрьясының Мин сул булсам, уң як ярыдыр син. Язгы сулар ургып ага алмый, Сагынырсың әле, сагынырсың. Җәйге таңнарымның чык бөртеге, Кышларымның энҗе карыдыр син. Күбәләге кара урманымның, Сагынырсың әле, сагынырсың. Дөньяларны язлар үзгәртә дип, Торналарны көтеп зарыгырсың. Тавышларың җырларыма тиңләп, Сагынырсың әле, сагынырсың. Оныталсаң, оныт-үпкәләмим, Бәлки сагышлардан арынырсың. Үткәннәрне сагынып, барыбер син Каеннарга килеп сарылырсың. Шаулап аккан яшьлек дәрьясының Мин сул булсам, уң як ярыдыр син. Язгы сулар ургып ага алмый, Сагынырсың әле, сагынырсың...
А как ты думаешь, о чем песня "Шаулап аккан яшьлек дәрьясының" ?