название:
автор:
Суым тәмле, үкенмәссең
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1264 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Суым тәмле, үкенмәссең Чиләкләрең тутырып ал. Эчәр суың миндә булсын, Гомерлеккә бездә кал. Тормышыңа бәхет юрап Ак күлмәгең кигәнсең. Бер күрмәгән чит җирләргә Килен булып килгәнсең. Үз итәрсең, тәм табарсың, Ямь табарсың җиремдә. Әле бездән аерылып Китмәде бер килен дә. Тормышыңа бәхет юрап Ак күлмәгең кигәнсең. Бер күрмәгән чит җирләргә Килен булып килгәнсең. Көянтәңә нурлар кунган Иңбашыңа алып сал. Ак суларым — ак теләгем — Үз өлешең алып кал. Тормышыңа бәхет юрап Ак күлмәгең кигәнсең. Бер күрмәгән чит җирләргә Килен булып килгәнсең.
А как ты думаешь, о чем песня "Суым тәмле, үкенмәссең" ?