ГлавнаяИсполнителиНеизвестен1. Чыккан чыллары елмаеп
название:

1. Чыккан чыллары елмаеп


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1086 просмотров
1. Чыккан чыллары елмаеп
Карый таң кояшына
Чыбыр кызын тотып, егет
Китә авыл башына.

Кетү куа кеше күлән,
Хәл белешә үз ара,
Бакчада уяна гөлләр,
Алма, чия кызара.

Кушымта:

Мондый җәннәт кайда булсын,
Кемнен килсен китәсе.
Шул кадәрле гүзәл бит син,
Җәйге авыл иртәсе.

2. Елмая да тәрәзәне
Ачып куя кыз бала.
Хәлфә басуларга таба
Тимер атлар кузгала.

Каз бәпкәләр сагынышып
Җыела зәңгәр күлгә,
Күбәләкләр очып уйный,
Кошлар сайлаган көйгә.

Кушымта.

3. Кыйма башындан үрелеп, 
Елмаеп тора җиләк,
Иркәли аны салмак җил,
Хәерле иртә теләп.

Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "1. Чыккан чыллары елмаеп" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен