название:
автор:
Әссәламегаләйкем (Оригинальная запись с пластинки 1992 г.)
автор:
Муса Маликов
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1144 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Таң ата да кояш чыга, Кояшны сәламли көн. — Саумы, Кояш, сүнмәс учак! Әссәламегаләйкем! Тел ачкычы, иман биргән Сөекле туган телем! Үз телемдә сиңа сәлам, Әссәламегаләйкем! Әй игенче, күкрәп үссен Кырларда синең иген. Икмәк тотып сәлам юллыйм, Әссәламегаләйкем! Ачыйк бәхет ишекләрен, Бәхетле булсын һәркем. Әй кардәшләр, милләттәшләр, Әссәламегаләйкем! Таң ата да кояш чыга, Кояшлы бездә һәр көн. Кояш белән сәлам юллыйм, Әссәламегаләйкем!
А как ты думаешь, о чем песня "Әссәламегаләйкем (Оригинальная запись с пластинки 1992 г.)" ?