ГлавнаяИсполнителиАйдар Галимов & Айгиза ГалимоваУпкәләмәгез язмышка
название:

Упкәләмәгез язмышка


автор:

Айдар Галимов & Айгиза Галимова


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1069 просмотров
Үпкәләмәгез язмышка (дуэт с Айгизой Галимовой)
Альбом: «Яна жырлар», 2013 г.
Авторы: Гүзәлия көе, Гөлфия Шакирова сүзләре.
1)Кешедән күрмә ялгышны,
Иң элек үзең уйлан.
Ул бит синең ялгышларың,
Буласы, димәк, булган.  

Киләчәккә алып барма,
Калсын алар үткәндә.
Ялгышларың гыйбрәт булыр,
Киләчәкне көткәндә.

КУШЫМТА:
Үпкәләмәгез язмышка,
Үпкәләмәгез һич тә.
Бик күп тирән серләр ята,
Күңел түрендә, эчтә.

2)Үпкәләмәгез язмышка,  
Ул язмыш бит синеке. 
Үткәннәрең, киләчәгең, 
Түгел әллә кемнеке. 
 Шашкын хисләргә юл бирмә, 
Акыл үлчәвенә сал. 
Бик авырлык булганда да, 
Дөреслек юлында кал. 

3)Һәрбер кылганнарың өчен, 
Иң элек син җаваплы. 
Бары тик, бары үзеңнән, 
Эзли күр син җавапны. 

Беркайчан әйләнеп кайтма, 
Җибәргән ялгышларга. 
Уңышсыз булган көнеңне, 
Сылтама язмышларга.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Упкәләмәгез язмышка" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен