название:
автор:
Сабантуй җыры
автор:
Зиннур Нурмөхәммәтов
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1027 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Сабан туе — хезмәт туе, Шатлык һәм бәхет туе, шул; Уйнап, биеп, җырлап, көлеп, Бәйрәм итик көн буе. Шау-гөр килә киң болыннар, Кырлар һәм су буйлары, шул; Котлы булсын, колхоздашлар, Ямьле сабан туйлары! Бәйрәм итик шатланышып, Туганнар, бергә-бергә, шул; Безнең бергә булуыбыз Китсен бөтен гөмергә. Сабан туе — хезмәт туе, Шатлык һәм бәхет туе, шул; Уйнап, биеп, җырлап, көлеп, Бәйрәм итик көн буе.
А как ты думаешь, о чем песня "Сабантуй җыры" ?