название:
автор:
Сагыш җилләре
автор:
Казан егетләре
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1462 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Җилләр исә, җанны кисә Еракларда туган җир. Читтә гомер иткәннәргә Әй, Ходаем, түзем бир. Чит җирләрдә сагышлардан Ялгыз гөл булып көйдем. Ак каеннарым төбенә Кайтып егылыр идем. Офыкларга карап җырлыйм Җырларымның моңлысын. Ничек онытыйм тәпи баскан Туган туфрак җылысын?! Гомер буе сайрарга Насыйп итте язмышлар. Туган җирдән сәлам әйтеп, Тезелеп үтә аккошлар.
А как ты думаешь, о чем песня "Сагыш җилләре" ?