название:
автор:
Араларда еллар - киртэлэр
автор:
Айгол Бариева
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 819 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Фуат Әбүбәкеров көе Әмир Камалиев сүзләре Бергәләшеп йөргән сукмаклардан Ялгыз гына кайтып киләмен. Син яраткан чәчәкләрне җыеп, Такыялар үреп киямен. Ап-ак ромашкалар — мәхәббәтең, Сары төнбоеклар — синең сагышың. Миләүшәләр — миңа хыянәтең, Кыңгырау гөл — көлгән тавышың. Кире очрашырга юллар ябык, Араларда еллар — киртәләр. Юллар сине һаман миннән читкә Ераккарак алып китәләр. Ап-ак ромашкалар — мәхәббәтең, Сары төнбоеклар — синең сагышың. Миләүшәләр — миңа хыянәтең, Кыңгырау гөл — көлгән тавышың. Сандугачлар парлап оя корган, Тик мин генә ялгыз, юк оям. Суга иелеп үскән талга бәрелеп, Агып китте ялгыз такыям. Ап-ак ромашкалар — мәхәббәтең, Сары төнбоеклар — синең сагышың. Миләүшәләр — миңа хыянәтең, Кыңгырау гөл — көлгән тавышың.
А как ты думаешь, о чем песня "Араларда еллар - киртэлэр" ?