ГлавнаяИсполнителиНеизвестенҮзәкләрне өзеп сайрый бер кош
название:

Үзәкләрне өзеп сайрый бер кош


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 760 просмотров
Үзәкләрне өзеп сайрый бер кош 
Әллә йокларга да оныткан 
Ишеп-ишеп моң яңгыры ява 
Күңел дигән иркә болыттан. 

          Кунар талың дөрес сайладыңмы? 
          Бик бәхетле кебек тавышың 
          Әллә син дә ихлас моңы белэн
          Яшермәкче йөрәк сагышын. 

          Ниләр генә уйлап сайрасаң да 
          Ял бирәсең, кошым, җаныма
          Җырларымны иңгә канат итеп 
          Очасылар килә яныңа. 

Зирәк кошым, тыныч тирәк кенә 
Тырышасың диләр сайларга 
Бәхеткә күмелеп бар дөньяны 
Һәр күңел дә язсын сайрарга.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Үзәкләрне өзеп сайрый бер кош" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен