ГлавнаяИсполнителиГузель Уразова, Ильдар Хакимов, ЭлларияБал жимешем
название:

Бал жимешем


автор:

Гузель Уразова, Ильдар Хакимов, Эллария


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1007 просмотров
Тормыш яме, яшәү тәме
Балаларда икән бит.
Бәхет-шатлыгыбыз булып,
Балам, тизрәк үсеп җит.

Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгадәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.

Куаныч һәм шатлыгыбыз
Барыбыз өчен дә син.
Үзең шаян, үзең үткер,
Зирәк булып үсәсең.

Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгадәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.

Балдан татлы балам диеп
Әби-бабай куана.
Менә шулай кадерле ул
Баладан туган бала.

Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгадәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.

Бәхет-тәүфикъ җитәкләшеп
Яныңда гына йөрсен.
Сау-сәламәт булып үс син,
Ходаем гомер бирсен.

Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгадәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бал жимешем" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен