название:
автор:
Ходай узе сине мина,мине сина яраткан
автор:
Илсаф
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1472 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
1. Сине күреп уяндым да Гашыйк булдым бөтен җиһанга. Бу һаваны син дә сулыйсың бит, Яшисең бит, җаным, син анда. Кушымта: Назлар өчен сине җилләр исә, Күрер өчен сине таң аткан. Әллә Ходай үзе сине миңа, Әллә мине сиңа яраткан. 2. Назлы икән урман шаулавы да, Татлы икән балан тәме дә. Сиңа гашыйк булып кына белдем: Бар икән бит дөнья яме дә. Кушымта. 3. Яннарыңда гына булыр өчен Ташлар идем алтын тәхетне. Син бәхетсез булсаң – бәхетсез мин, Син бәхетле булсаң – бәхетле.
А как ты думаешь, о чем песня "Ходай узе сине мина,мине сина яраткан" ?