ГлавнаяИсполнителиРәсим НизамовӘйе шул, шулай шул (минус)
название:

Әйе шул, шулай шул (минус)


автор:

Рәсим Низамов


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1450 просмотров
1. Икәү эчкән чишмә шул
Икәү тапкан тугай шул
Тик үзебез генә менә
Үзгәргәнбез бугай шул
Шулай шул, шулай шул
Үзгәргәнбез бугай шул
Шулай шул, әйе шул
Үзгәргәнбез бугай шул

2. Без үзебез үзгәрсәк тә
Кыр да шул ук, тургай шул
Әле дә бер-беребезне
Яратабыз бугай шул
Шулай шул, шулай шул
Яратабыз бугай шул
Әйе шул, шулай шул
Яратабыз бугай шул

3. Далада икәү сокланган
Шул йолдызлар шулай шул
Андый кичләр, андый хисләр
Онытылмый бугай шул
Шулай шул, әйе шул
Онытылмый бугай шул
Шулай шул, шулай шул
Онытылмый бугай шул

Шулай шул, шулай шул
Яратабыз бугай шул
Шулай шул, шулай шул
Онытылмый бугай шул

Шулай шул, шулай шул
Үзгәргәнбез бугай шул
Шулай шул, әйе шул
Яратабыз бугай шул.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Әйе шул, шулай шул (минус)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен