название:
автор:
Сою нуры (Свет любви)
автор:
Гузель Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 939 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Сизәсеңме икән үзең шуны?.. Мин әйтмичә генә яратам... Җиткәндә дә гомерләрнең соңы, Син булырсың минем йөрәктә... Сөю нуры безне кавыштырды, Гомерлеккә ярың булдым синең. Йөрәгемнең көчле яратуы; Сиңа тиңнәр булмас минем өчен. Беләсеңме икән, сөю нуры Миңа сине генә уйлата... Безнең яшәешнең якты таңы: " Сез бәхетле!"- диеп уята. Сөю нуры безне кавыштырды, Гомерлеккә ярың булдым синең. Йөрәгемнең көчле яратуы; Сиңа тиңнәр булмас минем өчен. Үтеп кенә тора еллар саны... " Кайтмас инде!"- диеп санама?.. Гомер күпме, белеп булмый аны... Сөю нуры безне ташлама?!. Сөю нуры безне кавыштырды, Гомерлеккә ярың булдым синең. Йөрәгемнең көчле яратуы; Сиңа тиңнәр булмас минем өчен.
А как ты думаешь, о чем песня "Сою нуры (Свет любви)" ?