название:
автор:
Өммегөлсем
автор:
Мубай
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 956 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Чулпан калка, ал таң ата. Таң Гөлсемне уята Гөлсем таңнан кырга барып, Ай-урагын уйната. Бас әйдә, Өммегөлсем, Идәннәре бөгелсен. Басуыңда зур бәхетнең Чаткылары күренсен! Гөлсем шук та, Гөлсем ут та, — Егет күңелен яндыра. Бик еш шулай сөйгәнен дә Эштә хәйран калдыра. Бас әйдә, Өммегөлсем, Идәннәре бөгелсен. Басуыңда зур бәхетнең Чаткылары күренсен! Көн дә дими, төн дә дими, Ару-талуны белми. Ярышта да безнең Гөлсем Алдынгылыкны бирми. Бас әйдә, Өммегөлсем, Идәннәре бөгелсен. Басуыңда зур бәхетнең Чаткылары күренсен!
А как ты думаешь, о чем песня "Өммегөлсем" ?