название:
автор:
Хаман көтә юкәләр (Гүзәлия көе Венер
автор:
Ильшат Валеев
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 912 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
ҺАМАН КӨТӘ ЮКӘЛӘР Туган якны калдырып киткәндә Озата чыкмады юкәләр. Яфраклардан яшьләр тама иде, Каты булган ахры үпкәләр. Кушымта: Хәзер юкә түгел, үзем елыйм, Туган якларымны сагынып. Юкәләрнең мине озатмавы Калды җанда бары зар булып. Туган ягым исләремнән чыкмый, Искә төшә моңсу юкәләр. Төшләремдә яшьләрне агызып Үземне дә моңсу итәләр. Туган якка, эх, кайтырга иде, Бәлки көтәләрдер юкәләр. Сагышланган саен төшкә кереп, Үзәгемә бигрәк үтәләр. ВенерФӘТТАХ сүз. Гузәлия көе
А как ты думаешь, о чем песня "Хаман көтә юкәләр (Гүзәлия көе Венер" ?