TOP песен исполнителя
"Хания Фархи"
    название:

    Авыл киче


    автор:

    Хания Фархи


    жанры: tatar, folk, indie, pop
    рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 652 просмотра
    Авыл киче,сине сагынып,
    Кайтам киткән эзләрдән.
    Еллар үтте,тик без генә
    Бераз гына үзгәргән.
    
    Чишмәләрдә керләр чайкап,
    Чәчемне тарыйм әле.
    Синең белән авыл кичен
    Бер кайтып урыйм әле.
    
    Яннарымда син бар кебек,
    Чишмә буена төшкәч.
    Әйләнеп кайтыр күк яшьлек,
    Салкын суларын эчкәч.
    
    Чишмәләрдән сулар алсам,
    Чиләгем тулар микән?
    Әгәр кайтып сине күрсәм,
    Күңелем булыр микән?
    
    Яшьлек калган авыл кичен
    Бергәләп үтик әле.
    Сагыну тулган күңелләрнең
    Йомгагын сүтик әле.

    Послушать/Cкачать эту песню
    Mp3 320kbps на стороннем сайте
    Это интересно: Хәния Фәрхине белмәгән-ишетмәгән татар кешесе юктыр. Аның Башкортстаннан Тәтешле районы Салаюа авылыннан икәнен дә беләләрдер. Кайберәүләр хәтта бөтен тормыш юлын да күзәтеп-өйрәнеп барадыр. Хәния кечкенә чагыннан ук артист булырга хыяллана, дип әйтү бик үк дөрес булмас иде. Туган авылы бик бәләкәй генә булгач,анда артистлар юньләп килми.Шуңа күрә, алар тормышын кызчык бик... подробнее
    А как ты думаешь, о чем песня "Авыл киче" ?
    2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен