Главная→Исполнители→Дэу энием...МЕН РЭХМЭТ БЕЗНЕН ОЧЕН ДОГАЛАР УКЫП ТОРГАНЫНА!!!→Ташлама мине изге доганнан!
название:
автор:
Ташлама мине изге доганнан!
автор:
Дэу энием...МЕН РЭХМЭТ БЕЗНЕН ОЧЕН ДОГАЛАР УКЫП ТОРГ
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1042 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Догаларның күңелемнән Юк әле югалганы. Саклый мине, яклый мине Әнкәмнең догалары. Кушымта: Ташлама, әнкәй, ташлама, Мине изге догаңнан! Ташласаң изге догаңнан, Мин бәхетле булалмам. Тылсымлы да, шифалы да Әнкәмнең догалары - Догаларның шатлык кына Китерә торганнары. Кушымта: Кырыс бит тормыш юллары, Авыр бит дөньялары! Хәлләремне җиңеләйтә Әнкәмнең догалары. Кабатлыйм мин дә әнкәйдән Өйрәнгән догаларны. Җиткерермен түкми-чәчми Мин сезгә дә аларны. Кушымта: Ташлама, әнкәй, ташлама, Мине изге догаңнан! Ташласаң изге догаңнан, Мин бәхетле булалмам.
А как ты думаешь, о чем песня "Ташлама мине изге доганнан!" ?