название:
автор:
Кил доньяга, балам
автор:
Диля Нигматуллина
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 723 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Мин әлегә белмим әле Малаймы син,кызмы син Бик тә көчле баһадирмы, Бик чибәр йолдызмы син. Син әле бик тә кечкенә Син әле бик тә нәни Минем хәлне аңлар бары Булачак әти-әни. Бәхет,тәуфыйк,сәламәтлек Бирсен сиңа бер Аллам Үз бәхетеңә төренеп Кил дөньяга,әй,балам. Юлларыңа гөлләр сибеп балкый никадәр йолдыз Дөньяда иң матурыдыр бәби көткән хатын-кыз. Сине кулларыма алып Иркәләр идем көн дә Шушы бәхет насыйп булсын Җир йөзендә һәркемгә Ходай биргән бәхет бит син Мәхәббәт җимешебез Син инде хәзер үк безнең Иң кадерле кешебез.
А как ты думаешь, о чем песня "Кил доньяга, балам" ?