ГлавнаяИсполнителиГүзәл УразоваИсән генә йөр, кадерлем
название:

Исән генә йөр, кадерлем


автор:

Гүзәл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1462 просмотра
ИСӘН ГЕНӘ ЙӨР, КАДЕРЛЕМ

Безнең тормыш гөле чәчәк ата
Икәү сипкәч шифа суларын.
Мине аңлап, сөеп яшәгәнгә
Якты булсын йөрер юлларың.

Кушымта:
Исән-сау гына бул син, кадерлем,
Һәрвакыт йөрисең юлларда.
Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын
Алда каршылыклар торганда.

Һәр иртәне башлыйк матур сүздән
Карашлардан аңлап серләрне,
Бер-береңә назлар бүләк итеп
Үткәрик лә яңа көннәрне.

Кушымта.

Синең кебек гүзәл кешене мин
Күпме эзләсәм дә таба алмам.
Аңлыйм синең чиста хисләреңне,
Яннарыңнан китеп югалмам.

Кушымта.
 [bad word]  [bad word] club3524919

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Исән генә йөр, кадерлем" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен