название:
автор:
Кышлар буе көттем, белгән кебек
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1084 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Кышлар буе көттем, белгән кебек Ак канатлы парлы төркемне. Сине миңа язлар алып килде Яз кошлары белән бер көнне. Сине миңа язлар алып килде. Язлар китәр, ә син китмәссең. Синнән башка китәр яз кошлары, Ә син мине ялгыз итмәссең. Яз гөлләре туа аланнарда, Аларны да язлар тергезгән. Мине сиңа язлар алып килде Гөрләвекләр белән бер эздән. Мине сиңа язлар алып килде. Язлар китәр, ә мин китмәмен. Миннән башка китәр гөрләвекләр, Ә мин сине ялгыз итмәмен. Мәхәббәтне язлар алып килде, Агыйделдән бозлар акканда. Дөнья матур — әллә яратканга, Әллә гөлләр чәчәк атканга?! Мәхәббәтне язлар алып килде. Язлар китәр, ә без китмәбез. Бездән башка китәр кар сулары, Без сөюне ялгыз итмәбез.
А как ты думаешь, о чем песня "Кышлар буе көттем, белгән кебек" ?