Главная→Исполнители→Шакирова Йолдоз→Ник матур безнен авыл. Әврез авылы җыры (Р. Чурагул сүз., Р. Тимербаев
название:
автор:
Ник матур безнен авыл. Әврез авылы җыры (Р. Чурагул сүз., Р. Тимербаев
автор:
Шакирова Йолдоз
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 888 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Түбәнге Әврез авылы Дөньяда берәү генә. Аның бары берәүлеген Беләм, бар җиһан белә. Әгәр, дустым, безнең авыл, Ник шулай матур дисәң, Серен әйтәм — Әврез матур, Таһир, Зөһрәләр белән! Хан кызыннан чибәрерәк Әврезем гүзәлләре. Кыйгач кашлы, нечкә билле, Кирәкми бүтәннәре. Әгәр, дустым, безнең авыл, Ник шулай матур дисәң, Серен әйтәм — Әврез матур, Таһир, Зөһрәләр белән! Бер типкәндә тимер өзәр Егетләр дә бар бездә. Күз салмагыз сез аларга, Бик кирәк үзебезгә. Әгәр, дустым, безнең авыл, Ник шулай матур дисәң, Серен әйтәм — Әврез матур, Таһир, Зөһрәләр белән!
А как ты думаешь, о чем песня "Ник матур безнен авыл. Әврез авылы җыры (Р. Чурагул сүз., Р. Тимербаев " ?