ГлавнаяИсполнителиРимма ИбрагимоваХуш авылым
название:

Хуш авылым


автор:

Римма Ибрагимова


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 763 просмотра
Туган җирем, сөйгән авылым
Бигрәк якын күңелгә.
Кай илләрдә яшәсәм дә,
Оныта алмам гомергә…

Хуш, авылым, миннән
Сәламнәр көт
Таң җилләре искәндә;
Мин җырлармын сине сагынып,
Өзелеп искә төшкәндә.

Матур була, ямьле була
Яз көннәрең, җәйләрең…
Исән булсам, бер кайтырмын
Язлар кебек әйләнеп.

Хуш, авылым, миннән
Сәламнәр көт
Таң җилләре искәндә;
Мин җырлармын сине сагынып,
Өзелеп искә төшкәндә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Хуш авылым" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен