название:
автор:
Безнен гомер(задавка+н)
автор:
Дилэ хэм Булат
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 851 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Таңдан искән җилләр кебек, Гомерләр узып бара. Безнең гомер әйтерсең лә Күз ачып йомган ара. Тәгәри гомер йомгагы, Юлларны саный-саный. Тотам димә ул йомгакны, Тәгәри, һич туктамый. Безнең гомер - чишмә челтерәве ул, Кайтавазы ерак язларның. Безнең гомер - күкләр күкрәве ул, Моң-сагышы киек казларның... Ашкынабыз... Безнең гомер Гел тоташ бәйрәм түгел. Узган гомерләрне уйлап, Моңлана кайчак күңел. Ни булса да, безгә гомер Тик бер генә бирелә. Гомер - мизгел, Шул мизгелнең кадерләрен бел генә. Безнең гомер - чишмә челтерәве ул, Кайтавазы ерак язларның. Безнең гомер - күкләр күкрәве ул, Моң-сагышы киек казларның...
А как ты думаешь, о чем песня "Безнен гомер(задавка+н)" ?