ГлавнаяИсполнителиГүзәл Уразова һәм Илдар ХәкимовСин дә миңа бер генә
название:

Син дә миңа бер генә


автор:

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1036 просмотров
СИН ДӘ МИҢА БЕР ГЕНӘ.

Н.Шәймәрданов көе,
Н.Шәфикова суз.

Алмалары өлгермәсә,
Чияләрен өзәрбез.
Бергә чакта тормышның бар
Әчесенә түзәрбез.

Кушымта:
Йолдызлар күп, ай-кояшы
Берәр генә күренә.
Син дә миңа берәү генә,
Мин дә сиңа бер генә.

Янәшә барсак җилен түгел,
Давылын да җиңәрбез.
Сөбханалла, күздән сакла,
Аккошларга тиңнәр без.

Кушымта.

Алмасын да өзәрбез лә,
Чиясен дә өзәрбез,
Бергә булсак, чиксез бәхет
Күлләрендә йөзәрбез.

Кушымта.
 [bad word]  [bad word] club3524919

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Син дә миңа бер генә" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен