ГлавнаяИсполнителиГүзәл Уразова һәм Илдар ХәкимовМәхәббәт җыры
название:

Мәхәббәт җыры


автор:

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1152 просмотра
МӘХӘББӘТ ҖЫРЫ

Л.Зәйнуллин көе, 
Л.Дәүләтова сүзләре

Бер күрүдә күңелемә кердең,
Бул дидең миңа гына.
Әйе диеп җавап бирде йөрәк
Бәгърем сиңа гына.

Кушымта:
Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.

"Гүзәлем," - дип миңа дәшәсең син,
Буладыр төрле чагым.
Ялгыз, усал, моңсу чагымда да
Ярат син мине, җаным.

Кушымта.

Ялгыш кырыс дәшсәм ишетмә син,
Сабырлык сакта торсын.
Иркә сүзең, назлап елмаюың
Дөньямны оныттырсын.

Кушымта.
 [bad word]  [bad word] club3524919

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мәхәббәт җыры" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен