ГлавнаяИсполнителиГульназ ГатинаЖэйнен аяз матур таннарында
название:

Жэйнен аяз матур таннарында


автор:

Гульназ Гатина


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 781 просмотр
Җәйнең матур аяз таңнарында
Җанга рәхәт Идел ярларында,
Чык җемелди миләш яфрагында,
Елмаялар гөлләр болында.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.

Минем хәлләремне, минем хисне
Идел дулкыннары сөйли төсле.
Алкын Идел үзе тели төсле
Минем белән сердәш булырга.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.

Хәтерләтеп дулкын уйнауларын,
Уйный минем якты хыялларым,
Мәхәббәтем, дәртем, идеалларым
Күпер булыр барыр юлымда.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Жэйнен аяз матур таннарында" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен