ГлавнаяИсполнителиЛейсэн и Айрат(минус)Тормышлар да әле бер үзгәрер
название:

Тормышлар да әле бер үзгәрер


автор:

Лейсэн и Айрат(минус)


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 975 просмотров
Тормышлар да әле бер үзгәрер
Яралар да барбер бер төзәлер
Гомер туктап тормый алга чаба
Еллар үз эзләрен салып бара.

кушымта:
Алмаштырыр язлар ак кышларны
Алыпкайтыр җиргә аккошларны
Күңелләрдән куып сагышларны
Үзгәртергә теләп язмышларны

Сагышларны шатлык алыштырыр
Ялгызларны вакыт кавыштырыр
Көзләр үтә инде дип уйлама
Тик моңайма гына син моңайма

Өмет йолдызлары атылмасын
Бәхет савытлары ватылмасын
Якыннарга назлы сүзләр дәшеп
Яшәү ямен,тәмен белеп яшик.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Тормышлар да әле бер үзгәрер" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен