название:
автор:
Жилэкле жэй
автор:
Зульфат Фахретдинов
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1154 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Ак каеннар арасына Килгән идем җиләккә. Очрадың да гашыйк иттең, Ялкын салдың йөрәккә. Эх, җиләкле җәйләрнең Оныталмамын ямен. — Тоямын иреннәреңдә Каен җиләге тәмен. Җиләк җыя-җыя икәү Танга кадәр серләштек. Яратам, дип әйткән идең, Ак каеннар көнләште. Эх, җиләкле җәйләрнең Оныталмамын ямен. Тоямын иреннәреңдә Каен җиләге тәмен. Сөюебез җиләк кебек Татлы булсын гомергә. Шаулыйк тормыш урманында Пар каеннардай бергә. Эх, җиләкле җәйләрнең Оныталмамын ямен. Тоям каен җиләгендә Иреннәреңнең тәмен.
А как ты думаешь, о чем песня "Жилэкле жэй" ?