ГлавнаяИсполнителиНеизвестенСагынганда ак болытка кара
название:

Сагынганда ак болытка кара


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1267 просмотров
Сагынганда ак болытка кара,
Ак болытлар булып мин агам.
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, димә,
Күз яшьләре булып мин тамам.

Сагынганда ак буранга кара,
Ак бураннар булып мин явам.
Ак бураннар адаштыра, димә,
Адаштырган сине мин һаман.

Сагынганда ак диңгезгә кара,
Ак диңгезләр булып мин агам.
Ярларына дулкын кага, димә,
Йөрәгеңә килеп мин кагам.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сагынганда ак болытка кара" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен