название:
автор:
Туган авыл (Г. Тукай сүз., халык көе)
автор:
Илүсә Хуҗина
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 685 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, Шунда әүвәл Коръән аятен укыган; Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне, Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган. Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; Абый белән бергәләшеп, кара җирне Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем. Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
А как ты думаешь, о чем песня "Туган авыл (Г. Тукай сүз., халык көе)" ?