название:
автор:
Илгиз Закиров көе
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 875 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Илгиз Закиров көе Хәкимҗан Янов сүзләре Чәчәк тотып кулларыңа, Чыкма башка юлларыма. Кунак булып уйларыңа, Килдем синең туйларыңа. Соң мәртәбә, соңгы кабат, Зәңгәр күзкәй, сиңа карап, "Әче" — дигән сүзләремә Әче яшьләр — күзләреңдә. Соң мәртәбә, соңгы кабат, Хыянәткә әзер җавап. Чит-берәүләр яннарыңда — Яралары җаннарымда. Соң мәртәбә, соңгы кабат, Зәңгәр күзкәй, сиңа карап, "Әче" — дигән сүзләремә Әче яшьләр — күзләреңдә. Язмыш, диеп, ялгышларны, Басып булмый сагышларны. Сөюдән зур җәза бармы, Аннан да зур дәва бармы?! Соң мәртәбә, соңгы кабат, Зәңгәр күзкәй, сиңа карап, "Әче" — дигән сүзләремә Әче яшьләр — күзләреңдә.
А как ты думаешь, о чем песня "Илгиз Закиров көе" ?