название:
автор:
Укытучылар көне
автор:
♫ Гузель Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1230 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ Нигә бүген алтын нурлар Урманнарга йөгерә? Нигә безне көзге кояш Җәйдәгечә көлдерә? Кушымта: Ай нинди көн, нинди көн бу? Кыздыра кояш көзне. Шул кояштай якты сыман Укытучылар көне. Ялгыш түгел, ялгыш түгел Күңелдәге бу шатлык. Укытучы апаларны Гел кояшка охшаттык. Кушымта: Ай нинди көн, нинди көн бу? Шатлык кызартты йөзне. Гел шатлыктан тора мәллә Укытучылар көне? Дөнья балкый, йолдызлар да Сүнмәгәннәр бу көнне. Ай да үзен бу бәйрәмнән Калдырмаска үтенде. Кушымта: Ай нинди көн, нинди көн бу? Күктә йолдызлар көлде. Мең йолдыздан торган бу көн - Укытучылар көне.
А как ты думаешь, о чем песня "Укытучылар көне" ?