Главная→Исполнители→♫ Салават Фатхетдинов→Эх, сез матур кызлар (эх, вы красивые девушки). Дус-ишләрем уйный-көлә, Мин генә
название:
автор:
Эх, сез матур кызлар (эх, вы красивые девушки). Дус-ишләрем уйный-көлә, Мин генә
автор:
♫ Салават Фатхетдинов
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 812 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Дус-ишләрем уйный-көлә, Мин генә көлмим. Уенның да ямен тапмыйм, Ни булды, белмим. Эх, сез матур кызлар, Ник шаяртасыз? Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз. Мин эшемдә гел почетта, Һәрчак мактыйлар. Кызлар гына урап уза, Эх, яратмыйлар. Эх, сез матур кызлар, Ник шаяртасыз? Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз. Йөрәгемдә утлар яна, Һич төшенмисез. Арагыздан берегезне Сөям өметсез. Эх, сез матур кызлар, Ник шаяртасыз? Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз. Нигә сезгә аңлашылмый Минем хисләрем. Шулай ук ялгыз үтәрме Минем кичләрем? Эх, сез матур кызлар, Ник шаяртасыз? Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.
А как ты думаешь, о чем песня "Эх, сез матур кызлар (эх, вы красивые девушки). Дус-ишләрем уйный-көлә, Мин генә" ?