ГлавнаяИсполнителиФидан ГафаровҺиңа килдем, иркәм
название:

Һиңа килдем, иркәм


автор:

Фидан Гафаров


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1351 просмотр
Сиңа килдем, иркәм,
Үткән юлларымның!
Саный-саный ерак чакрымнарын.
Килдем, тормышымда кичеп язмышымның
Шатлыкларын, көчле ялкыннарын.

Сиңа килдем, иркәм,
Килдем еллар буе,
Саный-саный үткән көннәремне,
Баса алмаенча ярсып януларын
Әрнеп өзгәләнгән йөрәгемнең.

Сиңа килдем, иркәм,
Бик сагынып килдем,
Шаулап-гөрләп ямьле язлар җиткәч,
Ераклардан язган сәлам хатларыңны
Көтә-көтә түземлегем беткәч.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Һиңа килдем, иркәм" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен