название:
автор:
Сэяхэтче жыры
автор:
Голдания Хэйруллина
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1048 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Таныш түгел юллар буйлап Мин озак йөрдем. Туган ягым күренерме дип, Тауларга мендем. И гүзәл туган ягым, И ямьле туган ягым, Тау башында бакча булып, Төшемә кердең. Туган яктан ерак китеп, Диңгезләр кичтем. Сагыш дигән тирән күлнең Суларын эчтем. И гүзәл туган ягым, И ямьле туган ягым, Тальян гармун моңы булып, Җырыма күчтең. Туган яктан еракта да Дуслар очраттым. Ләкин яшьлек дустым калган Илемә кайттым. И гүзәл туган ягым, И ямьле туган ягым, Бәхетемне читтә түгел, Мин синдә таптым!..
А как ты думаешь, о чем песня "Сэяхэтче жыры" ?