ГлавнаяИсполнителиРоберт МортазинСиннән дә кала бу донья
название:

Синнән дә кала бу донья


автор:

Роберт Мортазин


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 793 просмотра
Гомер уза, күлмәк туза,
Еллар буразна сыза.
Мал-мөлкәт җыя бәндәләр
Бер-берсен уза-уза.

         Кушымта:
Синнән дә кала бу дөнья,
Ул миннән дә калачак.
Һәрберебез беркөн Ходай
Каршысына барачак.

Якыннарны кадерләрлек
Иман булсын җаннарда. 
Без Ходайдан байлык түгел,
Саулык сорыйк таңнарда.

              Кушымта

Бар дөньяда һәркемнең дә
Насыйп булган өлеше.
Ходай язганыннан әле
Узалмаган бер кеше.
      
              Кушымта

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Синнән дә кала бу донья" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен