название:
автор:
Әй, дускаем, сиңа әйтәм:
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 784 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Әй, дускаем, сиңа әйтәм: Гармунчы булсын ярың. Гармунчының буыннары Саен мәхәббәт аның. Суда, суда, Суда йөзаласыңмы? Мин сине күрми түзалмыйм, Ә син түзаласыңмы? Гармунчылар гармун уйный, Кулында балдагы бар; Гармунчы дигән даны бар, Сөеп туймас яры бар. Суда, суда, Суда йөзаласыңмы? Мин сине күрми түзалмыйм, Ә син түзаласыңмы? Утырмагыз урындыкка, Гармунчылар утырсын. Бөгелә-сыгыла гармун уйный, Ул ничек онытылсын. Суда, суда, Суда йөзаласыңмы? Мин сине күрми түзалмыйм, Ә син түзаласыңмы? Гармунчының гармунына Матур көйләр көйлибез. Син алырлык, мин барырлык Булсак кына йөрибез. Суда, суда, Суда йөзаласыңмы? Мин сине күрми түзалмыйм, Ә син түзаласыңмы?
А как ты думаешь, о чем песня "Әй, дускаем, сиңа әйтәм:" ?