название:
автор:
Жырлыйм туган якта
автор:
Таңсылу Альмиева
рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1583 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
суз. Р.Миннуллин Ничек ташлап китим, ничек ятим итим Сөн буенда үскән талларны. Ага чишмәләр дә, белмим нишләргә дә- Ташлап китә алмам аларны. Китсәм туган яктан - читтә бәхет тапмам, Яшәрмен гел җанны телгәләп. Җырлыйм туган якта, Җырлыйм сезнең хакта. Каеннарым белән бергәләп. Елашырлар инде, җырлашырлар инде- Мин талларга туган диярлек. Әгәр китсәм алар - өянкеләр, таллар Китәчәкләр миңа ияреп. Китсәм туган яктан - читтә бәхет тапмам, Яшәрмен гел җанны телгәләп. Җырлыйм туган якта, Җырлыйм сезнең хакта. Каеннарым белән бергәләп. Туып- үскән шушы җирнең мин бер кошы Китәргә дип канат кагынам. Кайгы- шатылкларым, шатлык- сагышларым Җибәрмәсләр туган ягымнан. Китсәм туган яктан - читтә бәхет тапмам, Яшәрмен гел җанны телгәләп. Җырлыйм туган якта, Җырлыйм сезнең хакта. Каеннарым белән бергәләп.
А как ты думаешь, о чем песня "Жырлыйм туган якта" ?