ГлавнаяИсполнителиАйгуль БариеваҖир йөзендә барлыгыңны белү җитә..(Г.Шахбан Ф.Мортазин)
название:

Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә..(Г.Шахбан Ф.Мортазин)


автор:

Айгуль Бариева


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1010 просмотров
Син булсаң да янәшәмдә,булмасаң да
Үтә икән гомеркәйләр,барыбер үтә.
Кайвакытта бик бәхетле булыр өчен
Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә.

Килсәң дә син яннарыма,килмәсәң дә
Көтә икән күңелкәйләр,барыбер көтә.
Җаннардагы сагышларны басар өчен
Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә.

Көтсәң дә син килүемне,көтмәсәң дә
Мин атлыйсы юллар бары сиңа илтә.
Йөрәктәге сөю утын саклар өчен
Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә..(Г.Шахбан Ф.Мортазин)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен