ГлавнаяИсполнителиАйдар Фәйзрахманов (Айдар Галимов,Резедә Әминева)Су буеннан әнкәй кайтып килә (Һыу буйынан әсәй ҡайтып килә) /минус/
название:

Су буеннан әнкәй кайтып килә (Һыу буйынан әсәй ҡайтып килә) /минус/


автор:

Айдар Фәйзрахманов (Айдар Галимов,Резедә Әминева)


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 794 просмотра
Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Чәчләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына.

Хәтерлиме әнкәй күпме еллар
Шушы сукмаклардан узганын?
Эзләп төште микән сагынып ул
Чишмәдән су алган кыз чагын?..

Шул чакларга алып китәр сыман —
Атлар уйнап чаба үзәннән.
Туган җирләр әнкәй белән бергә
Бик үзгәргән инде, үзгәргән.

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Эзләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Су буеннан әнкәй кайтып килә (Һыу буйынан әсәй ҡайтып килә) /минус/" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен