ГлавнаяИсполнителиНеизвестенСин мине белмисең
название:

Син мине белмисең


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 807 просмотров
Син мине белмисең, 
Берни дә сизмисең,
Күрмисең йөрәктә ни барын.
Ишетеп йөрәгем,
Миңа син кирәген,
Тоярсың башкага юл тарын.

Әйтергә ашкынып,
Йөрәгем ташкынын,
Күңелдә җыелды сүзләрем.
Хисләрем аңласаң,
Бер назлап карасаң,
Барысын аңлатыр күзләрем.

Күзләр дә сөйлиләр,
Ялганны сөймиләр,
Аңлыйлар януны-көюне.
Күз сал син күземә,
Ул сөйләр үзеңә,
Телләрем әйтәлмәс сөюне.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Син мине белмисең" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен