название:
автор:
Кадерләп үстергән мин синең җимешең...
автор:
Эниема
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1035 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның, Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың, Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда, Балалык рәхмәтем җырымда чагыла. Кадерләп үстергән мин синең җимешең, Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, Күңелең назларын күзеңнән таныймын. Боларга бәрабәр ни генә бирәем, Бердәнбер бүләгем — тугры йөрәгем. Итә күр канәгать, риза бул шушыңа, Үзеңә аталган җырымны кушып ал. Кадерләп үстергән мин синең җимешең, Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, Күңелең назларын күзеңнән таныймын. Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным, Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын. Ай белән кояшны бирим дип уйладым, Үрелеп алырга җитмәде буйларым. Кадерләп үстергән мин синең җимешең, Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, Күңелең назларын күзеңнән таныймын.
А как ты думаешь, о чем песня "Кадерләп үстергән мин синең җимешең..." ?