название:
автор:
Куль буена кильсян идэ
автор:
Рания Билалова
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1506 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Ялгыз үскән бер төнбоек Тирбәлә суда. Төнбоек та сине сагына, Сине юксына. Күл буена килсәң иде, Уйларымны белсәң иде; Ялгыз төнбоек шикелле Юксынам сине. Бөдрә таллар яшел ефәк Күлмәген көйгән. Таллар да, никтер моңаеп, Башларын игән. Күл буена килсәң иде, Уйларымны белсәң иде; Башын игән тал шикелле Юксынам сине. Кыр үрдәкләре кычкыра Куе камышта. Зифа буйлы камышлар да Төшкән сагышка. Күл буена килсәң иде, Уйларымны белсәң иде; Зифа камышларга карап, Юксынам сине.
А как ты думаешь, о чем песня "Куль буена кильсян идэ" ?