название:
автор:
Кашыңның каралары. Татар халык җыры
автор:
Гөлсирин Абдуллина
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1533 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Кашыңның каралары ла, Карлыган каралары. Без үзебез аерылмадык, Без үзебез аерылмадык — Табигать аралады. Күзләреңне, күзләреңне, Күзләреңне күзләдем. Күзләреңнән серең алдым, Күзләреңнән серең алдым — Син бит шуны сизмәдең?! Утырып пар атларга ла, Киттең кай тарафларга? Сагышларымнан нишләрмен, Сагышларымнан нишләрмен — Килми сәлам хатлар да. Башымны салдым салларга, Чайкалдым елгаларга. Аерылгач җиңел түгел, Аерылгач җиңел түгел Яшәргә дөньяларда.
А как ты думаешь, о чем песня "Кашыңның каралары. Татар халык җыры" ?