ГлавнаяИсполнители/////Гашыйк булдым ахры сина
название:

Гашыйк булдым ахры сина


автор:

/////


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1234 просмотра
Гашыйк булдым ахры...

Майруза Насырова сүзләре
Оксана Ильюп көе

1)Колагымда назлы сүзең, (Am)
 Күз алдымда нурлы йөзең, (C) 
Ике йолдыз ике күзең – (G)
Гашыйк булдым ахры үзем... (F)
Гашыйк булдым ахры үзем... (Am)

2)Карашыңнан карлар эри, 
Гөрләвекләр җырың көйли, 
Сандугач та гашыйк сиңа – 
Талларына серен сөйли... 
Талларына серен сөйли... 

3)Күзләреңдә кояш көлә, 
Эзләреңдә чишмә тибә, 
Юлларыңа гөлләр сибә –
Бөтен дөнья гашыйк сиңа.
Бөтен дөнья гашыйк сиңа.

4)   Көлүеңә көн уяна, 
Моңнарыңа кош куана, 
Сөю - шәраб, мин - дивана – 
йокымнан көлеп уянам, 
Син - бәхетем, дип юанам, 
Гашыйк булдым ахры сиңа...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гашыйк булдым ахры сина" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен