название:
автор:
Хәсән Туфан "Сиңа"
автор:
Идел Кыямов
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1075 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Тагын бер яз саубуллашып китте, Ядкарь итеп чәчәкләр биреп... Син дә киттең, Төсеңне тик миңа Гомерлек бер истәлек итеп. — Ут эчендә йөргән чакларында Җуйгандыр ул мине, — дисеңме? Юк, Җаным белән ышыклап алып чыктым Һәлакәтләр аша мин сине. Ничә тапкыр гизеп үттем инде Җир шарының орбитасын мин; Тик беркайда очратмадым сине, Табалмадым, табылмадың син. Очрашып бер тагын вокзалларда, Саубуллашып үтәсе иде; Йөрәгемдә синең иреннәрнең Җылысын алып китәсе иде!.. Әйт булмаса, Озак истәлеккә Бер җылы сүз әйт син булмаса. Бу чиге юк озын мәңгелектә Бер генә кат яшибез ласа.
А как ты думаешь, о чем песня "Хәсән Туфан "Сиңа"" ?