ГлавнаяИсполнителиИдел КыямовФәнил Гыйләҗев "Хәтер җиле"
название:

Фәнил Гыйләҗев "Хәтер җиле"


автор:

Идел Кыямов


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1313 просмотров
Алар тез чүкмәде, буйсынмады... 
Шуңа алар исән бүген дә. 
Баш бирмәгән яугир халкым минем – 
Горурлыгым күңел түремдә. 

Барсына да шаһит Кабан күлем – 
Шәһитләрне соңгы күрүчем. 
Төпкелендә күпме хәсрәт аның 
Газиз халкы, туган ил өчен. 

Шушы күлдә күпме яугир ирләр 
Алган җеназага гөселен. 
“Тик... җеназа гына укылмады,” – 
Диеп дулкын шаулый, көрсенеп. 

Сугым мәйданында башлар яткан, 
Татар улларының башлары. 
Горур милләтемнең каны белән 
Бөтен кала эче ашланды... 

“Таш атканга – аш ат,” – диде халкым 
Кабан күлем кара кан тулгач: 
Кылыч сынгач корал булды шулай 
Чүлмәк, чүмеч, таба, табагач... 

Таш күтәрер ирләр кырылгач та 
Тез чүкмәде татар кызлары. 
Чаң кагылган саен сылуларның 
Җаннарында нәфрәт сызлады. 

...Шул дәвердән киткән йола белән 
Мин дә дәшәм: “Халкым, исәнме!?” 
Чорлар аша Хәтер җиле исә: 
Мәңге исән, улым, Без мәңге!!!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Фәнил Гыйләҗев "Хәтер җиле"" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен