ГлавнаяИсполнителиИдел КыямовРкаил Зәйдулла "Татар булып калыйк!"
название:

Ркаил Зәйдулла "Татар булып калыйк!"


автор:

Идел Кыямов


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1539 просмотров
Сынатмастыр – сүрелмәстер күңел.
Дөрләр дә ул, балкып яныр да.
Гаҗәп түгел – Тукай каны ага,
Татар каны ага тамырда.

Бу башлардан барсы үткәндер, шәт.
Давыл булып күпме яу килгән?!- 
Тузан баскан ташлар сөйли башлый:
Йә җиңелгән татар, йә җиңгән.

Бу дөньяда яралганнан бирле
Язмыш безне азмы кыйнады, -
Беләзекне богау кысса кысты,
Югалтмадык әмма иманны.
Һәр гасырның ата шайтаны бар –
Урландылар кайбер өметләр..
Без, барыбер, бирелмичә калдык,
Татар булып калдык, егетләр!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ркаил Зәйдулла "Татар булып калыйк!"" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен